Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Менделеевск районы Советы аппараты җитәкчесе итеп Ришат Нәфыйков билгеләнде
25 октябрьдән аппарат җитәкчесе вазифасын башкарган 31 яшьлек Ришат Нәфыйков Менделеевски районы Советы аппараты җитәкчесе итеп билгеләнде. Эшлекле дүшәмбедә яңа җитәкчене муниципалитет башлыгы Радмир Беляев тәкъдим итте.
Ришат Нәфыйков үз карьерасын 2011 елда Казан рестораннарының берсендә эшләп башлый. 2016 елда Чаллы Башкарма комитетының Үзәк районы хакимияте территориясе оешмалары белән хезмәттәшлек бүлегенең баш белгече була.
Бер елдан соң Автошәһәр башкарма комитетының Икътисади үсеш һәм эшкуарлыкка ярдәм итү идарәсенең Эшкуарлыкка ярдәм итү һәм үстерү бүлеге баш белгече итеп билгеләнә.
Шул ук 2017 елдан ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы консультанты булып күчә. Аннары ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы башлыгы булып эшли.
2022 елда Түбән Камада «ЭкоАгроПарк» директоры, аннары ТР Менделеевск районы Советының Мәгълүмати технологияләр белән тәэмин итү һәм мәгълүматны саклау бүлеге баш белгече була.
Район башлыгы Радмир Беляев яшь җитәкчегә эшендә уңышлар теләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз