news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Менделеевск районы мөхтәсибәте мәчеткә йөрүче балаларга бүләкләр тапшырды

Менделеевск районы мөхтәсибәте мәчеткә йөрүче балаларга бүләкләр тапшырды

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы Менделеевск районы мөхтәсибәте «Рамазанның соңгы көннәре тәме» бәйгесендә катнашкан 5-15 яшьлек балаларга бүләкләр тапшырды. Бүләкләр арасында велосипед, планшет һәм телефон бар иде, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Татарстанның Менделеевск районы матбугат хезмәтендә.

Балалар Рамазан аеның соңгы 10 көнендә мәчеттәге күмәк гыйбадәтләрдә актив катнашырга тиеш иде.

Беренче урынга лаек булган Ислам Кәшиповка – велосипед, икенче урынны алган Әмир Кимгә – планшет, өченче урын иясе Мәрьям Фәрхетдиновага телефон тапшырдылар.

Бүген шулай ук Менделеевскиның үзәк мәчетендә Ураза бәйрәме уңаеннан гает намазы укылды. Аны Ирек хәзрәт Нуриев үткәрде.

Район башлыгы Радмир Беляев исеменнән мөселманнары Башкарма комитет җитәкчесе Роберт Искәндәров тәбрик итте.

«Ураза бәйрәме һәр йортка иминлек һәм бәхет алып килсен! Барыгызга да уңышлар, нык сәламәтлек һәм иминлек телим!» - дип мөрәҗәгать итте ул мөселманнарга.

Фото: Менделеевск районы матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot