news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Менделеевск районында Монашев урта мәктәбендә хәрби истәлегенә мемориаль такта ачылды

Менделеевск районында Монашев урта мәктәбендә хәрби истәлегенә мемориаль такта ачылды
"Менделеевск яңалыклары"

Менделеевск районы Монашев урта мәктәбендә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Олег Леонтьевка мемориаль такта ачылды. Бу хакта «Менделеевск яңалыклары» хәбәр итә.

Олегка 25 яшь иде. Ул Акътәҗек авылында туа, Монаш мәктәбендә укый. Укытучылар аның игътибарлы, кызыксынучан һәм актив булуын, төрле спорт секцияләрендә шөгыльләнүен искә алалар.

Олег армиядә хезмәт итә, ә 2022 елның октябрендә махсус хәрби операциягә китә.

«Россия Федерациясе Президенты карары белән хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен рядовой Леонтьев Олег Григорьевич Батырлык ордены белән бүләкләнә (үлгәннән соң). Безнең геройның истәлеге мәңгелек», — дип хәбәр итә Менделеевск районы башлыгы Радмир Беляев социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot