news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Менделеевск районы башлыгы хәрби хезмәткәрнең гаиләсен кызлары туу белән котлады

Менделеевск районы башлыгы хәрби хезмәткәрнең гаиләсен кызлары туу белән котлады
Фото: Менделеевск районының матбугат хезмәте

Менделеевск районы башлыгы Роберт Искәндәров Дамир белән Алсу Галимовларны кызлары туу белән котлады. Бу хакта «Татар-инфор» хәбәрчесе Эльза Кузнецова яза.

Гаилә башлыгы Дамир махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә. Ул сабыйларын каршы алу өчен беразга өйгә кайта алган. Аның тормыш иптәше Алсу балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Хәзер гаиләдә өч бала: өлкән уллары Радмир белән Тамерлан һәм кызлары Аиша.

Район башлыгы яңа туган кызга нык сәламәтлек һәм бәхетле балачак, ә гаиләгә мәхәббәт, тынычлык һәм иминлек теләде.

Элегрәк Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда республикадан махсус хәрби операциягә 38169 мобилизацияләнгән кеше һәм контрактчы китүе турында сөйләде. «Бездә 15 Россия Герое бар, шуларның җидесенә бу исем үлгәннән соң бирелде. Республикадан 1829 хәрби хезмәткәр Батырлык ордены белән бүләкләнде», – диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot