news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Менделеевск районы башлыгы сугыш ветераны Зәйнак Әһлиевны туган көне белән котлады

Менделеевск районы башлыгы сугыш ветераны Зәйнак Әһлиевны туган көне белән котлады
Фото: Менделеевск районы матбугат хезмәтеннән

Менделеевск районы Бәзәкә авылында яшәүче Зәйнак Әһлиев 97 яшьлеген билгеләп үтте. Ул Бөек Ватан сугышында катнашкан. Ветеранны беренчеләрдән булып район башлыгы Радмир Беляев котлады, ул аңа нык сәламәтлек, якыннарының ярдәмен һәм тирә-юньдәгеләргә хөрмәтен тоеп яшәвен теләде.

Котлауларга Бәзәкә авыл җирлеге башлыгы Илмир Кәшәфетдинов та кушылды. Шулай ук район башлыгы Җиңү көне алдыннан Зәйнак Әһлиевка республика Рәисе Рөстәм Миңнехановтан бүләк тапшырды.

Зәйнак Әһлиев гаиләсе белән чәй табыны артында тормыш турындагы хатирәләре белән уртаклашты һәм мәктәпне тәмамлагач та 17 яшендә армиягә чакырылуы турында сөйләде.

Фото: Менделеевск районы матбугат хезмәтеннән

«Татар-информ»га билгеле булганча, 1944 елда Зәйнак Әһлиевны хәрби җыеннарга чакыралар, ул ай буе дәвам итә, ә ноябрьдә ул армиягә китә. 1945 елның гыйнварында киң күләмле өйрәнүләр уза, алар белән полковник Георгий Жуков җитәкчелек итә.

Зәйнак Әһлиев ул вакытта аерым элемтә батальоны радиовзводын җитәкли. Җиңү көнен Литвада каршы ала. Сугышчан иптәшләре Җиңү турында хәбәр иткәндә каравылдан алмашырга өлгермәгән була.

«Анда безне беркем дә тәҗрибәле һәм тәҗрибәсез кешеләргә бүлмәде: нинди команда бирсәләр, шуны үтәдек, тынычлык һәм мәхәббәт хакына батырлыклар эшләдек», - дип уртаклашты Әһлиев.

Зәйнак Әһлиев «Германияне җиңгән өчен» медале, «Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнгән, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы (1973 ел).

Ветеран бүген дә дәртле һәм актив булып кала. Ул руль артына утырып, гөмбә һәм җиләк җыярга барырга яратуы турында сөйләде.

Фото: Менделеевск районы матбугат хезмәтеннән

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100