news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Менделеевск районы башлыгы махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм илтеп кайтты

Менделеевск районы башлыгы махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм илтеп кайтты

Менделеевск районы делегациясе Донецк һәм Луганскида 430нчы һәм 1232нче полк хәрбиләре янында булып кайтты. Алар солдатларга гуманитар йөк, шул исәптән квадроцикл һәм УАЗ автомобиле тапшырды.

«Егетләр безне күргәч куанды, рәхмәт сүзләре тапшырды. Барысының да кәефе яхшы, «Җиңү яулап кайтачакбыз!» - дип әйтәләр», – диде хәрбиләрнең хәлен белгән район башлыгы Радмир Беляев.

«Менделеевск районы, безнең өчен тырышучы волонтерлар – барыгызга да рәхмәт. Бу бик зур ярдәм, без аны тоябыз», – дип рәхмәт әйтә хәрбиләр видеороликта.

Моннан тыш, Менделеевск районы делегациясе Татарстан шефлыкка алган Лисичанскига да гуманитар йөк илтте.

«Уртак эшкә өлеш керткән бөтен кешегә рәхмәт! Безнең хәрбиләр ярдәмне тоя, бу алар өчен бик кадерле», – дип сүзен төгәлләде Радмир Беляев.

Искәртеп узабыз, 4 көн элек Менделеевск районы алгы сызыктагы хәрбиләргә һәм Татарстан шефлыкка алган шәһәрләрдә яшәүчеләргә гуманитар ярдәмнең зур партиясен җибәрде. Бу яңа төбәкләрнең Россиягә кушылуына бер ел тулуга багышланды. Барлыгы 5 миллион сумлык 9 тонна йөк озатылды.

2 сентябрьдән Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга якын акча бирелә. Бу республикада түләүләрнең арттырылуы белән бәйле.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 800 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.

Фото, видео: Татарстанның Менделеевск районы матбугат хезмәтеннән

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100