news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Менделеевск районы администрациясе структурасында кадрлар үзгәреше булды

Менделеевск районы администрациясе структурасында кадрлар үзгәреше булды
Фото: Менделеевск районы матбугат хезмәте

Менделеевск районы башлыгы Роберт Искәндәров эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә район администрациясе структурасындагы кадрлар үзгәреше турында хәбәр итте.

Башкарма комитет җитәкчесенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча беренче урынбасары Артур Захарян вазифасыннан китә. Ул эшчәнлеген Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында дәвам итәчәк.

Район җитәкчесе билгеләп үткәнчә, Артур Захарян эш дәверенә төзелеш һәм торак-комуналь хуҗалык өлкәсендәге төп проектларны җитәкләде, Менделеевск районы үсешенә зур өлеш кертте, куелган бурычларны үтәгәндә югары профессиональлек һәм җаваплылык күрсәтте.

«Башкарган хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәбез һәм яңа урында уңышлар телибез», – дип ассызыклады Роберт Искәндәров.

Район үсешенә керткән өлеше өчен Артур Захарян Менделеевск муниципаль районы башлыгының рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot