Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Менделеевск пенсионерларына коронавирустан прививка ясый башладылар
Район поликлиникасында прививка кабинеты ачылган.
(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). Менделеевскида яшәүче пенсионерларга коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясый башладылар. Прививканы тиз һәм уңайлы вакытта ясатырга мөмкин.
Вакцинаны ясату өчен 13.00 сәгатьтән 8 (85549) 2-19-82 телефоны буенча шалтыратып языла, үзегез турында мәгълүмат калдыра аласыз. Бу турыда «Менделеевские новости» газетасы яза.
62 яшьлек Сергей Самотохин интернеттан вакцинация башлануын белгән һәм поликлиникага шалтыратып язылган. Ир-ат вакцинациядән соң үзен яхшы хис итүе турында әйтте.
Шулай ук Кукмара районында да коронавируска каршы вакцинация үткәрелә. Бүгенге көндә муниципалитетка 140 «Гам-КОВИД-Вак» вакцинасы кайткан, аның 53е кулланылган.
Хәзер Кукмарада 13 кеше вакцинациянең икенче этабын узган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз