news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Менделеевск районында махсус хәрби операция зонасына 20 тонна гуманитар ярдәм озаттылар

Менделеевск районында махсус хәрби операция зонасына 20 тонна гуманитар ярдәм озаттылар

Менделеевскидан махсус хәрби операция зонасына 20 тоннага якын гуманитар ярдәм озаттылар. Йөк Лисичанскида яшәүчеләр һәм алгы сызыктагы хәрбиләр өчен билгеләнгән.

Гуманитар ярдәмне озатуда район башлыгы Роберт Искәндәров, депутатлар, эшмәкәрләр, волонтерлар, мәктәп укучылары һәм шәһәр халкы катнашты. Чара кысаларында активистларга һәм оешмаларга хәрби бүлекчәләр командованиесе һәм шәхси составы исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Бүләкләр «Без бергә», «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» һ.б. волонтерлык берләшмәләренә тапшырылды. Шулай ук шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре дә билгеләп үтелде.

13637нче хәрби часть командованиесе район башлыгы махсус операция зонасында хәрби бурычын үтәүче берләшмәләргә ярдәм иткәне өчен Роберт Искәндәровка рәхмәт белдерде.

Муниципалитет җитәкчесе билгеләп үткәнчә, бу юлы йөк составы киңәйтелгән. «Беренче тапкыр ашыгыч ярдәм каретасын җибәрәбез. Бу - табибларга җитди ярдәм. Йөк составында шулай ук УАЗ һәм ВАЗ автомобильләре, өч мотоцикл, төзелеш материаллары, медикаментлар, азык- төлек, су һәм шәхси посылкалар да бар», — дип хәбәр итте ул.

Искәндәров сүзләренчә, шәһәр хәрбиләргә һәм яңа төбәкләрдә яшәүчеләргә булышу өчен берләшүен дәвам итә.

Фотолар: Татарстанның Менделеевск районы матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot