news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Менделеевск “мичурины” берәр килолы бәрәңгеләр үстергән

Бер төптән бишәр килограмм бәрәңге чыккан.

 (Казан, 21 сентябрь, “Татар-информ”). Менделеевскида 67 яшьлек Рифкать Закиров район газетасының “Табигатьнең могҗизалы бүләге” бәйгесендә актив катнаша. Редакциягә бер чиләк эре бәрәңгеләр тутырып алып килгән, аларның һәрберсе берәр килограммлы диярлек, ә бер төптән бишәр килограмм чыккан, дип яза район газетасы.

“Дача участогына быелгы язда биш чиләк орлык бәрәңгесе утырттым, кырыкны казып алдык инде, әле барысын да алып бетермәдек. Менә шундый могҗиза булды”, - дип сөйли уңган бакчачы.

Бәрәңге сортын мин үзем булдырдым, елдан-ел аны яхшырта бардым, дип уңыш серен уртаклаша ул. “Дружба-5” җир кишәрлегендә 1982 елдан мәшгульмен, шуның өчен җир хәзер уңдырышлы. Өчәүләп утыртабыз: мин көрәк белән, тормыш иптәшем чокырга көл, йомырка, суган кабыклары, аннары кызыбыз бәрәңге сала. Җәй эссе булды, шуңа күрә су сипмичә булмады. Ә иң мөһиме, бу эшне барыбыз да күмәкләшеп ихластан башкарабыз. Тырышсаң, табигать уңышны мулдан бирә, дип саный Рифкать ага.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100