news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Менделеевск мэры Радмир Беляев 10 яшьлек кызның хыялын чынга ашырачак

Менделеевск мэры Радмир Беляев 10 яшьлек кызның хыялын чынга ашырачак
Фото: Менделеевск районы матбугат хезмәте

Бүген Менделеевскида эшлекле дүшәмбе киңәшмәсе алдыннан «Теләкләр чыршысы» акциясе старт алды. Шәһәр хакимиятендә Башкарма комитет хезмәткәрләре, идарә башлыклары, депутатлар, предприятие, оешма җитәкчеләре әтиләре махсус хәрби операциядә катнашучы балалар өчен бүләк сайларга кереште.

18 яшькә кадәрге шундый һәр балага теләгән бүләге тапшырылачак. Барлыгы 250 баланы котлаячаклар.

Менделеевск районы башлыгы Радмир Беляев 10 яшьлек Евгения Коровина җибәргән открытканы алып укыды. «Кыш бабай хат алды. Евгения мини-смартфон турында хыяллана. Аның теләген үтәячәкмен», - диде Беляев.

«Теләкләр чыршысы» акциясе хәзерге вакытта әтиләре махсус хәрби операциядә булган балаларга ярдәм күрсәтү максатыннан игълан ителде.

Балаларның хатлары эленгән чыршы хакимият бинасында урнаштырылган. Депутатлар, район учреждениеләре, оешма һәм предприятие җитәкчеләре, аннан хатларны алып, балаларның теләген үтәячәк.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы РФ Президенты Владимир Путинның өч яшь россияленең теләген үтәячәге хакында хәбәр иткән иде. Әйтик, Ксения исемле кыз үзен яңалыкларның алып баручысы ролендә сынап карарга хыяллануы хакында язган. Тагын бер кыз Байкал күлен барып күрергә тели. Путин алган өченче открыткада Кострома өлкәсеннән бер малай Эрмитажны күрергә хыяллануы турында язган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100