Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Менделеевск мәктәбе укучылары махсус операциядән ялга кайткан хәрби белән очрашты
Менделеевскиның Советлар Союзы Герое М.С.Фомин исемендәге 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә махсус операция катнашучысы Марсель Искоркин белән очрашу узды. Ул үзенең хезмәт итүе һәм хәзерге вакытта махсус операция зонасындагы хәлләр турында сөйләде. Бу хакта «Менделеевск яңалыклары» хәбәр итә.
Хәзерге вакытты Марсель Искоркин туган шәһәрендә кыска ялын үткәрә. Укучылар кунакка күп сораулар бирде, аларны барысы да кызыксындырды - солдатларның кайда яшәве һәм ничек туклануы, балалар хатларына реакцияләре.
Укучылар хәрбине игътибар белән тыңлады һәм конкрет мисалда чын геройларның янәшәдә яшәвен, батырлык, Ватанга мәхәббәтнең патриот һәм чын Россия гражданының сыйфатлары икәнен күрде.
Үз чиратында 6б сыйныф укучылары да (җитәкчесе М. А. Гыймаҗетдинов) махсус операция зонасына сәламнәрен һәм изге теләкләрен тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз