news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Менделеевск кызы вокаль сәнгате буенча халыкара конкурста призлы урын алды

Менделеевск кызы вокаль сәнгате буенча халыкара конкурста призлы урын алды
Фото: http://mendeleevskyi.ru/

Менделеевск кызы Кира Немтырева вокаль сәнгате буенча «Максималь дәрәҗә» халыкара фестиваль-конкурсында призлы урын алды. Ул 3нче дәрәҗә лауреат булды. Бу хакта «Менделеевск яңалыклары» сайтында хәбәр ителә.

Халыкара вокал сәнгате фестиваль-конкурсына «The Voice» (Мәскәү шәһәре) Мәскәү, Санкт-Петербург, Анапа, Краснодар, Воронеж, Ижевск һәм Россиянең башка шәһәрләреннән талантлы балалар җыелды.

Конкурсантларны абруйлы жюри бәяләде. Алар арасында вокаль экспертлар, музыкаль продюсерлар һәм «Голос», «Голос дети», «Голос 60+», «Главная сцена» шоулары мөхәррирләре Андрей Сергеев, Наталья Шамиладзе, шулай ук Россия сәнгать эшлеклеләре бар иде.

Профильле югары уку йортлары укытучылары Вера Фокс һәм Анастасия Балева Менделеевск шәһәре Балалар сәнгать мәктәбе укучысының чыгышын шулай ук югары бәяләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot