news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Менделеевск кешесе үз хатынын йоклаганда үтермәкче булган

Менделеевск кешесе үз хатынын йоклаганда үтермәкче булуы өчен суд каршына басачак.

Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү Идарәсе хәбәр иткәнчә, 3 июнь төнендә 31 яшьлек ир-ат, исерек хәлдә, йоклап яткан 29 яшьлек хатынына җиңел кабынучан сыеклык сипкән һәм ут төрткән. Утны өйдә булган ир белән хатынның туганнары сүндерә. Зыян күрүчене хастаханәгә салганнар.

Хәзерге вакытта ир-ат сак астында, җинаять эше судка җибәрелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot