Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Менделеевск «Камаш» пейзаж паркы» проектына 90,2 млн сумлык федераль грант откан
Калугада «Кече шәһәрләрне һәм тарихи җирлекләрне үстерү» форумында уңайлы шәһәр мохитен булдыруның иң яхшы проектлары Бөтенроссия конкурсына йомгак ясалды. 2024 елда конкурска 486 гариза бирелгән.Татарстаннан 11 гариза килгән, шулардан җиде җиңүче сайланды. Менделеевск та шулар арасында. Бу хакта «Менделеевск яңалыклары» хәбәр итә.
Конкурс территорияләрне үстерү өчен гаять зур мөмкинлекләр бирә. «Камаш» пейзаж паркы» проекты конкурска узган елны да бирелгән булган, ләкин ул вакытта җиңә алмый. Концепцияне яңадан караганнан соң, чыннан да кызыклы лаеклы проект булдырылды, аны грант ярдәмендә тормышка ашырырга мөмкин булачак. Проектны Казаннан «Архдесант» архитекторлары һәм Санкт-Петербургның «Челы» бюросы бергә төзегән.
«Камаш» территориясендә пейзаж паркының барлык элементлары бар: болыннар, күзәтү нокталары, бормалы сукмаклар һәм юллар, шулай ук гасырлар буе үскән агачлар. Үсемлекләрнең төрлелеге - бу территориянең кыйммәтләренең берсе. Ушковлар монда дистәләгән еллар төрле чәчәк һәм агачлар үстергән.
Проектның максаты - югалган сценарийларны торгызу һәм көчәйтү, парк территориясендә һәркем сыйфатлы ял итә алсын өчен объектлар урнаштыру.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз