news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Менделеевск халкы Кемеровода һәлак булганнарны Геройлар аллеясында искә ала

Бирегә шәһәр халкы һәлак булучыларның кайгысын уртаклашып, чәчәкләр һәм йомшак уенчыклар алып килә.

(Казан, 27 март, “Татар-информ”). Менделеевск халкы Кемероводагы “Зимняя вишня” сәүдә-күңел ачу үзәгендә һәлак булганнарны искә ала. Геройлар аллеясына хәтер акциясенә халык 19.00 сәгатьтә җыела. Бу хакта “Менделеевск” мәгълүмат үзәге хәбәр итә.

Волонтерлар аллеяга кергәндә, фаҗига корбаннарын искә алу урынын әзерләгән. Бирегә шәһәр халкы һәлак булучыларның кайгысын уртаклашып, чәчәкләр һәм йомшак уенчыклар алып килә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot