news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Менделеевск башлыгына «Махсус хәрби операциягә күрсәткән ярдәме өчен» медале тапшырылды

Менделеевск башлыгына «Махсус хәрби операциягә күрсәткән ярдәме өчен» медале тапшырылды

Менделеевск районы башлыгы Радмир Беляевка «Махсус хәрби операциягә күрсәткән ярдәме өчен» медале тапшырылды. Бу вакыйга хакында ул эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә сөйләде һәм барлык битараф булмаган кешеләргә фронтка ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерде.

29656нчы хәрби часть командиры имзасы куелган медальне Менделеевскидан батальон командиры урынбасары Александр тапшырды. Беляев әлеге бүләкне алу аның өчен зур мәртәбә булуын әйтте.

«Кадерле райондашлар, хәйриячеләр, активистлар, волонтерлар, битараф булмаган гражданнар! Әлеге медаль безнең уртак хезмәтебез нәтиҗәсе. Ярдәмегез өчен рәхмәт! Хәрбиләребез һәм аларның гаиләләренә булышлык күрсәтүне дәвам итәчәкбез», - дип ышандырды район башлыгы.

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юлламасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүдә мөһим өлеш керткән өчен волонтерларга рәхмәт белдерде. «Кешеләр моны үз тирәсенә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләрдән тулы бер командалар җыеп ихлас күңелдән эшли», - дип билгеләп үтте ул.

2 сентябрьдән Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга кадәр акча бирелә. Акчаның күләме арту республикада түләүләр күтәрелүгә бәйле.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 800 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.

Татарстанның Менделеевск районы матбугат хезмәте фотосы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100