news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Менделеевск башкарма комитеты эшләре белән идарә итүче вазифасына яңа җитәкче билгеләнде

Менделеевск башкарма комитеты эшләре белән идарә итүче вазифасына яңа җитәкче билгеләнде
Фото: Менделеевск районының матбугат хезмәте

Менделеевск муниципаль районы башкарма комитеты эшләре белән идарә итүче вазифасына Снежана Абдрахманова билгеләнде. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә район башлыгы Роберт Искәндәров хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Эльза Кузнецова.

Снежана Сергей кызы 1995 елның 4 июнендә Нурлатта туган. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң 2013 елда Самара политехник университетына укырга кергән, «Икътисад» белгечлеге буенча белем алып чыккан.

Хезмәт эшчәнлеген 2019 елда Нурлат башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлегендә баш белгеч вазифасында башлап җибәргән. 2022 елда, яшәү урынын алыштыру сәбәпле, вазифасыннан киткән һәм 2023 елның гыйнварында Менделеевск башкарма комитетының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык бүлегенә белгеч булып эшкә урнашкан.

2024 елда әлеге бүлекнең җитәкчесенең урынбасары итеп билгеләнгән. Хәзер исә Абдрахманова район башкарма комитеты эшләре белән идарә итүче вазифасына расланды.

«Снежана Сергей кызына яңа вазифасында уңышлар телибез», – дип билгеләп үтте Роберт Искәндәров.

news_right_1
news_right_2
news_bot