Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Менделеевск «Алга» һәм «Тимер» батальоннарына кергән якташларына 20 мең сум түләячәк
Татарстанның Менделеевск районы «Алга» һәм «Тимер» батальоннарына үз теләкләре белән кергән якташларына 20 мең сум түләячәк. Район башлыгы Радмир Беляев шундый карар кабул иткән.
«Район түләүләрне алучылар исемлегенә бу категория хәрбиләрен дә өстәү турында карар кабул ителгән. Якын арада хәрби хезмәткәрләр счетына бу акча күчәчәк», - дип язган Беляев телеграм-каналында.
Моңа кадәр районнан бу ярдәмне мобилизацияләнгән гражданнар да алды. Шулай ук Менделеевск мобилизацияләү кичектерелгән күп балалы аталарга да 20 мең сум түләүне калдырды.
Менделеевск районы матбугат хезмәтендә «Татар-информ»га аныклауларынча, өлешчә мобилизация игълан ителгән вакыттан Менделеевскидан Казанга җыелу пунктына 200 кеше киткән. Гомуми түләү күләме 4 миллион сум чамасы тәшкил иткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз