news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Менделеевск 2.0» сәнәгать паркы территориясендә яңа җитештерү барлыкка киләчәк

«Менделеевск 2.0» сәнәгать паркы территориясендә яңа җитештерү барлыкка киләчәк

Менделеевск районы администрациясендә эшлекле дүшәмбедә «Менделеевск 2.0» сәнәгать паркы территориясендә яңа сәнәгать объектын булдыру турында фикер алыштылар. Муниципалитет башлыгы Роберт Искәндәров сөйләвенчә, мәсьәлә «Мультипак» ҖЧҖ җитәкчесе Олег Сафронов белән эшлекле очрашу кысаларында каралган.

Искәндәров сүзләренчә, проект районның җитештерү кластерын үстерү эшенең бер өлеше буларак гамәлгә ашырыла. Яңа мәйданчык сәнәгать базасын киңәйтергә һәм сәнәгать паркының инвестицион потенциалын ныгытырга мөмкинлек бирәчәк.

Предприятие җитәкчесе хәбәр иткәнчә, төзелеш эшләре билгеләнгән график буенча бара. Мәйданчыкка кирәкле техника китерелгән, җир әзерләү эшләре башланган, территорияне планлаштыру чаралары башкарыла.

Фото: ТР Менделеевск районы матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot