news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Менделеевскидан Яна Шалаумова «Спас гүзәле-2024» бәйгесендә катнаша

Менделеевскидан Яна Шалаумова «Спас гүзәле-2024» бәйгесендә катнаша
Фото: https://mendeleevskyi.ru

Менделеевскидан Яна Шалаумова «Спас гүзәле-2024» бәйгесендә катнаша. Конкурс Алабугада XVII Бөтенроссия Спас ярминкәсе кысаларында уза. Бу хакта «Менделеевск яңалыклары» хәбәр итә.

Агымдагы елда Анастасия Долгова, Юлия Сидорова, Азалия Салихова, Мария Баһаветдинова һәм Яна Шалаумова катнашты. Жюри артистлык, сәхнә осталыгын, катнашучыларның костюмын, үзенчәлеген бәяләде

Шартлар буенча «Спас гүзәле» рус халык киемендә чыгыш ясарга, шулай ук иҗади номер һәм милли ризык тәкъдим итәргә тиеш иде. Барлык катнашучылар да сайлап алу турын узды.

Финал һәм бүләкләү тантанасы 2 августта 15.40 сәгатьтә Бөтенроссия Спас ярминкәсенең төп сәхнәсендә узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot