news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Менә нинди икән ул, Америка өрәңгесе! Татарстанда чит үсемлекләргә каршы көрәш башлана

Менә нинди икән ул, Америка өрәңгесе! Татарстанда чит үсемлекләргә каршы көрәш башлана
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстанда җирле табигать өчен куркыныч тудырган чит үсемлекләрне юк итә башлаячаклар. Юкка чыгарылырга тиешле яшел «баскынчылар»ның кара исемлегенә 12 төр кергән, алар арасында Сосновский балтырганына тиңләштерелгән Америка өрәңгесе дә бар. «Республика Татарстан» газетасы өрәңгенең нәрсәсе белән куркыныч тудыруын һәм аның бездә нинди территорияләрне яулап алуын тикшерде.

Беренче номерлы дошман

Соңгы елларда Россиянең күп кенә шәһәрләрендә җәй көне актив рәвештә аллерген мамык тарата торган тирәкләрдән котылырга һәм аларны башка агачлар белән алыштырырга тырышып карадылар. Ләкин күпчелек очракта бу ниятнең ахыры уңышсыз тәмамланды. Мәсәлән, 1980 елда Мәскәүдә Олимпия уеннары уңаеннан шәһәрне рекордлы темплар белән яшелләндерү өчен актив рәвештә тирәк агачлары утыртканнар һәм шәһәрдәге барлык агачларның яртысын диярлек шулар тәшкил итә.

Ә быел Россиядә икенче бер агачны кеше һәм табигать өчен беренче номерлы дошман дип игълан иттеләр, ул – Америка өрәңгесе. Безнең илдә өрәңгенең 20гә якын төре очрый, ләкин нәкъ менә Американыкы законнан тыш дип игълан ителде.

1 марттан Урман хуҗалыгы федераль агентлыгының боерыгы үз көченә керә, анда бу агачны инвазив үсемлек төрләренә кертергә һәм аны ачыклап, юкка чыгарырга кушылган. Март аеннан ТР Министрлар Кабинетының куркыныч чит үсемлекләр исемлеген раслый торган карары да гамәлгә керергә тиеш. Исемлектә барлыгы 12 төр (Сосновский балтырганы, гигант алтынкамчы, Канада алтынкамчысы, тар яфраклы кыргый зәйтүн, күпяфраклы люпин, Канада элодеясы, Пенсильвания корычагачы, озын кылчыклы арпа һ.б.) бар. Карар нигезендә, зарарлы чит үсемлекләрне махсус саклана торган табигый территорияләрдә ачыклау һәм юкка чыгару ниятләнә.

«Америка өрәңгесе тиз үсүе һәм бик күп үсентеләр формалаштыру сәләте хисабына җирле үсемлек төрләрен агрессив рәвештә кысрыклап чыгаруы белән куркыныч, - дип аңлатты ТР Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов. - Үсемлек табигый экосистемалар өчен генә түгел, кеше сәламәтлеге өчен дә куркыныч: чәчәк ату чорында ул күп күләмдә көчле аллергик реакцияләр китереп чыгарырга сәләтле серкә җитештерә. Татарстанның урман фондында бу төр бөтенләй очрамый диярлек. Америка өрәңгесе республиканың урман хасил итә торган төп токымнарына керми, питомникларда үстерелми һәм урманны торгызуда кулланылмый. Яктылык яратканга күрә ул урман массивларына бик сирәк үтеп керә. Әгәр сирәк кенә булса да мондый очраклар ачыклана икән, урман хуҗалыгы хезмәткәрләре кичекмәстән аны юкка чыгару буенча тиешле чаралар күрә».

Тыюлыкларга үтеп кергән, елгаларны басып алган

Ә менә Татарстан шәһәрләре һәм авылларында Америка өрәңгесе бөтен җирдә очрый. КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының гомуми экология кафедрасы мөдире, биология фәннәре кандидаты Вадим Прохоров фикеренчә, аның белән көрәшне инде күптән башларга кирәк иде.

«Америка өрәңгесенең туган җире - Төньяк Америка, аны Россиягә беренче тапкыр XVIII гасыр ахырында китергәннәр һәм Санкт-Петербургның Ботаника бакчасында үстергәннәр. Ләкин үсемлекләр безнең климатка яраклашмаган булганга кыш көне өшегән. Ул вакытта Харьковка АКШның Төньяк районнарыннан әлеге агачның орлыкларын алып кайталар, алар яшәргә сәләтле үрчем бирә һәм өрәңгене Украинада, Россиянең көньягында, Идел буенда территорияне яшелләндерү өчен куллана башлыйлар. XIX гасыр ахырында Санкт-Петербургка Төньяк Канададан өрәңге орлыгы китерәләр. Үсемлекләр Петербургта һәм Мәскәүдә безнең климатка уңышлы яраклаша, һәм XX гасыр башыннан Америка өрәңгесе шәһәрләрне яшелләндерү һәм урман полосалары булдыру өчен бөтен җирдә кулланыла башлый», - дип тарихка экскурсия ясады биолог.

Өрәңгегә салкыннар да, авырулар да куркыныч түгел, ул бик тиз үсә, һәм башта аның бу сәләте яшелләндерүчеләрне сөендергән генә. Тик аннары вазгыять контрольдән чыга.

«Узган гасыр ахырында үсемлек кыргыйлаша һәм зур территорияләргә тарала башлый. Елга тугайларында ул җирле төрләрне тулысынча кысрыклап чыгара, анда үскән имән, карама һәм зирек агачларын юк итә. Торак пунктларда ул бөтен җирдә таралган. Шул исәптән махсус саклана торган территорияләрдә – Идел-Кама тыюлыгында һәм «Түбән Кама» милли паркында да очрый. Бу агачларның күпчелеге Зөя, Казансу, Мишә, Туйма, Иж, Чишмә, Зәй, Ык, Олы Чирмешән елгалары яр буйларында күзәтелә. Аның таралу процессы хәзер дә дәвам итә», - диде Прохоров.

Кисүнең файдасы юк

Биолог сүзләренчә, Америка өрәңгесе һәм Сосновский балтырганы, үзе өчен ят экосистемага эләгеп, аңа яраклашмый, ә аны басып китә. Өрәңгегә килгәндә, аның тамырлары һәм коелган яфраклары туфракта башка үсемлекләр өчен агулы матдәләр – колиннар бүлеп чыгара.

«Алар башка үсемлекләрнең орлыкларына шытып чыгарга һәм үсеп китәргә ирек бирми. Нәтиҗәдә, өрәңгедән генә торган урманнар барлыкка килә. Бу бөтен экосистемага зыян китерә: бөҗәкләр азык базасыннан мәхрүм кала, азык чылбырлары өзелә», - дип зарланды галим.

Вадим Прохоров билгеләп үткәнчә, Америка өрәңгесенең һөҗүменә каршы тору җиңел түгел.

«Аны кисүнең нәтиҗәсе юк, чөнки өрәңге, бик күп яшь ботаклар чыгарып, яңадан үсеп китә. Аны җирдә бер генә тамыры да калмаслык итеп төпләргә, ә моның алдыннан гербицидлар кулланырга кирәк. Ләкин өрәңге иң зур куркыныч тудырган елгаларның су саклау зоналарында моны эшләү закон нигезендә тыела. Америка өрәңгесенә каршы көрәшнең биологик чаралары әлегә кадәр эшләнмәгән», - дип зарланды галим.

Искәртеп үтәбез, күптән түгел Казанда Кабан күле яр буен төзекләндерү барышында йөзләгән Америка өрәңгесен юк итәргә ниятләүләре билгеле булды. Тик бу эш ни дәрәҗәдә нәтиҗәле булыр икән, дигән сорау туа.

Кара китап кирәк

Вадим Прохоров сүзләренчә, җирле флорага яный торган мондый үсемлекләр Татарстанда аз түгел.

«Алар 12 генә түгел, ә берничә дистә. Республикада таралу динамикасын, табигый бергәлекләргә үтеп керү нәтиҗәләрен, мөмкин булган көрәш чараларын һәм башкаларны өйрәнеп, аларның һәркайсы буенча аерым тикшеренүләр үткәрергә кирәк. Бу - бик зур эш һәм аның нәтиҗәсе Кара китап - төбәктәге инвазив төрләр турында җентекле сводка - булырга тиеш. Татарстанда мондый Кара китап юк, гәрчә күрше төбәкләрнең күбесендә, мәсәлән Удмуртия һәм Башкортстанда, бу юнәлештә уңышлы эшлиләр. Барыбызга да мәгълүм Кызыл китап шикелле үк, басма һәр 10 ел саен яңартылырга тиеш. Хәзер тәкъдим ителгән исемлек эшләп бетерүгә мохтаҗ», – ди биолог.

Әйтик, Мәскәүдә узган ел үсемлекләрнең инвазив төрләреннән торган кара исемлекне (анда барлыгы 32 төр кергән) һәм аларны юкка чыгару планын расладылар. Башкланы Сосновский балтырганыннан - өч, ә Америка өрәңгесеннән 10 ел эчендә арындырырга ниятлиләр.

Татарстанда балтырган каршы инде күптән көрәшәләр, әмма әлегә ул тиешле нәтиҗәне бирми. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы фаразлары буенча, 2026 елда бу үсемлек басып киткән мәйданнар 2,5 мең гектар тәшкил итәчәк. Балтырган Биектау, Яшел Үзән, Балтач, Питрәч, Түбән Кама районнарында һәм Казанда аеруча күп таралган. Куркыныч үсемлекне берничек тә җиңә алмаганга, быел балтырганга каршы көрәшү өчен республика бюджетыннан ел саен бүлеп бирелә торган сумма икеләтә артып, 50 миллион сумга җиткән.

Искәртеп үтәбез, быелның 1 мартыннан Россиядә җир кишәрлекләрен карап тотуга карата таләпләрне катгыйландыра торган закон үз көченә керә. Кишәрлегендә Сосновский балтырганы яки Америка өрәңгесе үскән өчен хуҗаларга яки арендаторларга җитди штрафлар (физик затлар өчен – 20-50 мең, вазифаи затларга – 50-100 мең, юридик затларга – 400-700 мең сум) яный.

«Республика Татарстан», Евгения Черноусова

news_right_1
news_right_2
news_bot