news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Мелодия» фирмасы Илһам Шакировның «Туган моңнар» альбомын чыгарган

«Мелодия» фирмасы Илһам Шакировның «Туган моңнар» альбомын чыгарган
Салават Камалетдинов

«Мелодия» фирмасы Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Илһам Шакировның «Туган моңнар» альбомын чыгарган.

«Интернетта «Мелодия» фирмасының бай архивыннан реставрация ясалган Илһам Шакировның язмалары тәкъдим ителгән. Илһам Шакировның «Мелодия» фирмасында язмалары – 1960 елларда, «Туган моңнар» альбомы исә 1986 елда чыккан. Ул 1985 елда Ленинград студиясендә яздырылган булган. Бу альбом Илһам Шакировның Советлар союзында чыккан иң соңгы зур пластинкасы», - диде «Татар-информ»га музыкант, журналист Рәдиф Кашапов.

Аның әйтүенчә, «Туган моңнар» альбомында баянчы Рамил Курамшин уйный. «Ул Түбән Новгород өлкәсе Сергач районы Кочко-Пожар авылында туып-үскән, Казан педагогия институтының музыка факультетында укыганнан соң, Татар дәүләт филармониясендә эшли башлаган, бер ел Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә уйнаган, 1969 елдан Илһам Шакиров бригадасында чыгыш ясый башлаган, анда ул 20 ел эшләгән. Рамил абый узган ел 18 декабрьдә вафат булды», - диде ул.

интернеттан скриншот

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100