news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Мелодия» фирмасы Әлфия Авзалованың 1973 һәм 1981 елда яздырылган язмаларын кабат чыгарды

«Мелодия» фирмасы Әлфия Авзалованың 1973 һәм 1981 елда яздырылган язмаларын кабат чыгарды
Салават Камалетдинов/архив

«Мелодия» фирмасы Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Әлфия Авзалованың 1973 һәм 1981 елда яздырылган язмаларын берләштереп, пластинка чыгарган.

Пластинка 14 җырдан тора. Алар арасында җырчының сирәк ишетелгән язмалары да бар – «Туган авылым Сакмар буйларында», «Хәтфә», «Серләремне сиздермим», «Галия», «Сагындым, авылым, сине», «Илдарым», «Минзәлә», «Төнбоек», «Җидегән», «Туй күлмәге», «Яшьлегем тугае», «Күбәләгем» кебек җырлар. Башкаручылар – Әлфия Авзалова, Фәнис Гыйльметдинов, Ренат Сибгатуллин.

news_right_1
news_right_2
news_bot