news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Мексиканың Россиядәге илчесе Универсиадада аның иле тиешенчә тәкъдим ителәчәгенә өметләнә
Альфредо Перес Браво сүзләренчә, Мексика Казаннан спортта ничек чемпион булу турында өйрәнә ала
Скопировать ссылку
(Казан, 25 февраль, «Татар-информ», Кристина Иванова). Мексика Кушма Шататларының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Альфредо Перес Браво 2013 елда Казанда узачак Универсиадада Мексика тиешенчә тәкъдим ителәчәгенә өметләнә.
Бу хакта бүген Казанда Мексика һәм Мексика мәдәнияте көннәрен ачу тантанасыннан соң илче әфәнде “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенең сорауларына җавап биргәндә белдерде.
Альфредо Переса Браво сүзләренчә, Татарстан җитәкчелеге вәкилләре белән очрашуларның берсендә 2013 елда Казан Бөтендөня студентлар уеннарын кабул итә дип сөйләделәр. “Мин Мексика Казанда узачак Универсиадада тәкъдим ителергә тиеш дип саныйм, - дип белдерде илче әфәнде. - 2013 елда Казанга Мексика делегациясе килсен өчен тырышачакмын.
“Казан – яшьләр шәһәре, университет үзәге. Биредә спорт өлкәсендә чемпионнар күп. Мексика Казаннан ничек чемпион, спортчы булырга өйрәнә ала”, - дип асызыклады илче.
Дәрәҗәле кунак Казан матурлыгы белән сокландыра, дип белдерде. “Казан кышын да җәен дә искитмәле шәһәр. Татарстан башкаласы белән мөмкин кадәр күбрәк мексикалы танышуын телим”, - диде Альфредо Переса Браво.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot