news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Мексиканың Россиядәге илчесе Татарстан белән хезмәттәшлекнең киңәюенә исәп тота
Альфредо Перес Бравоның сүзләренчә, Казан якын көннәрдә Мексиканың консул-вәкиле эшли башлаячак Россия шәһәрләренең берсенә әверелергә мөмкин
Скопировать ссылку
(Казан, 25 февраль, “Татар-информ”, Кристина Иванова). Казан якын көннәрдә Мексиканың консул-вәкиле эшли башлаячак Россия шәһәрләренең берсенә әверелергә мөмкин. Бүген Мексика Кушма Штатларының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле Альфредо Перес Браво Казан дәүләт университеты студентлары белән очрашу барышында әнә шулай дип белдерде.
Илченең сүзләренә караганда, Мексика җитәкчелеге Россия шәһәрләре белән хезмәттәшлекне киңәйтергә һәм Мәскәү чикләреннән чыгарга ниятли. “Без Мәскәүдә генә түгел, Россиянең барлык төбәкләрендә партнерлар табарга телибез”, - дип белдерде ул. Мисал өчен, тиздән Санкт-Петербург, Владивосток шәһәрләрендә (алар арасына Казан да керергә мөмкин) Мексиканың консул-вәкиле эшли башлаячак.
Альфредо Перес Браво фикеренчә, Мексика һәм Татарстан студентлар алмашу, вертолет һәм автомобиль сәнәгате, нефть, сөт продуктлары белән тәэмин итү һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлекне җәелдерә алачак. Альфредо Перес Браво журналистларга биргән интервьюсында белдергәнчә, Татарстан Мексика җитәкчелеге тарафыннан зур үсеш алган сәнәгать үзәге буларак карала. Иртәгә ТР Сәнәгать министрлыгында Татарстан предприятиеләре вәкилләре белән берничә очрашу узачак.
“Мексика һәм Татарстан арасында сәүдә мөнәсәбәтләре урнаштырылган инде. Без биредә җитештерелә һәм ремонтлана торган вертолетлар сатып алабыз. Шулай ук республикада үзебездә җитештерелгән ат ите сата башладык, - дип хәбәр итте Альфредо Перес Браво. – Якын киләчәктә Татарстанда Мексикада эшләнгән яңа продуктлар пәйда булыр дип өметләнәбез. Моннан тыш, илченең сүзләренә караганда, Мексика авиация, нефть сәнәгате өлкәләрендә Татарстан белгечләренең тәҗрибәсе белән дә кызыксына.
Альфредо Перес Браво искәрткәнчә, күптән түгел генә Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Мексикага визит ясаган. “Мексика һәм Россия сәүдә базарын киңәйтү Мексика коллегасы белән фикер алышуда төп темаларның берсе булды. Татарстан әлеге стратегияне үстерүдә зур ярдәм күрсәтергә мөмкин”, - диде илче.
“Хәзерге вакытта Мексика һәм Россия арасындагы хезмәттәшлекне алга таба киңәйтү планнары эшләнә”, - дип сүзен йомгаклады Альфредо Перес Браво. Аның сүзләренә караганда, Мексика Россиягә текила, тавык ите, җиләк-җимеш, яшелчә, кыяклы үсемлекләр сатарга әзер. Мексика шулай ук Россиядә җитештерелгән бодай, туризмны үстерү белән дә кызыксына.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot