news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мексика халкы бер җенестәге кешеләргә гаилә коруны рөхсәт итүгә каршы маршка чыккан

Бер җенестәге кешеләргә гаилә кору Мексикада һәм тагын берничә штатта рөхсәт ителгән.

  (Казан, 11сентябрь, «Татар-информ).  Мексика буенча ун меңнәрчә кеше бер җенестәге кешеләрнең гаилә коруына каршылык белдереп,  маршка чыккан. Алар президент Пенья Ньетоның ил буенча бер җенесле гаиләләрне кабул итү тәкъдиме белән ризалашмыйлар, дип хәбәр итә Reuters агентлыгы.

Маршлар Илкүләм гаилә фронты, гражданлык җәмгыяте оешмасы коалициясе һәм төрле дини төркемнәр тарафыннан оештырылган.

Бер җенесле гаиләләр Мексикада һәм тагын Коауила, Кинтана-Роо, Халиско, Наярит, Чиуауа һәм Сонораны да кертеп, берничә штатта рөхсәт ителгән. Президент Пена Ньето бу уңайдан хәтта конституцияне үзгәртергә тәкъдим иткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot