Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
^Мекленбург-Померания Федераль Җире Татарстан белән машина төзелеше һәм нефть химиясе өлкәсендә хезмәттәшлек итәчәк
^Мекленбург-Померания Федераль Җире Татарстан белән машина төзелеше һәм нефть химиясе өлкәсендә хезмәттәшлек итәчәк
(Казан, 13 июль, "Татар-информ", Тимур Циунчук). Бүген Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Мекленбург-Померания Җире икътисад министры Отто Эбнет җитәкчелегендәге делегация белән очрашты. Очрашуда Россиянең ике төбәге һәм Германия белән ике яклы хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Эбнет әфәнде журналистлар белән әңгәмә вакытында Татарстан һәм Мекленбург-Померания белән хезмәттәшлек итүнең төп юнәлешләре машина төзелеше һәм нефть химиясе тармаклары булырга тиешлеген билгеләп үтте. "Без үзебезне кызыксындырган проектлар өстендә эшлибез, мөнәсәбәтләрнең киләчәк үсеше приоритетларын билгеләүче эшче төркем оештырылды”.
Бүген алман делегациясе визиты планында "КАМАЗ" ААҖндә булу каралган, анда кунаклар Мекленбург-Померания территориясендә җитештерү кооперациясенең техник мөмкинлекләре белән танышачак. "КАМАЗ"да сөйләшүләр вакытында безнең хезмәттәшлектә алга китү юнәлешендә ныклы адым ясавыбызга ышанам. Безнең мөнәсәбәтләрдә төбәкләр үсеше өчен файдалана торган җитди потенциал булу мине дәртләндерә, рухландыра", - дип ассызыклады Отто Эбнет.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз