news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Механизаторлар көзге чәчүне 10 сентябрьгә төгәлләү нияте белән эшли

Әлки районында арыш чәчү инде төгәлләнгән

  (Казан, 4 сентябрь, “Татар-информ”). Механизаторлар көзге чәчүне 10 сентябрьгә төгәлләү нияте белән эшлиләр.

Әлки районында арыш чәчү инде төгәлләнгән. 23 мең 400 гектарда планлаштырылган уҗым бодаеның да яртысы чәчелгән. Чәчү эшләрендә хәзер 30 агрегат хезмәт куя. “Үргәгар”, “Чаллы”, “Әхмәт”, “Ташбилге” отрядларында көзге чәчү эшләренең 80 проценттан артыгы башкарылган. “Хузангай” кооперативында да бу эш уңышлы бара– биредә тәүлегенә уртача 600 гектарда чәчү үткәрәләр, дип белдерә “Әлки хәбәрләре” газетасы.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100