news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ханты-Манси округындагы Мегион шәһәрендә Сабантуй бәйрәме үтте

Ханты-Манси автономияле округының Мегион шәһәрендә Сабантуй бәйрәме узды. Мәйданга халык гаиләләре белән килде. Бәйрәмдә катнашучыларны һәм кунакларны шәһәр башлыгы Олег Дейнек сәламләде, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы.

«Мегионда Сабантуйны бәйрәм итү озак көтелгән һәм шатлыклы вакыйга. Ул безнең мәдәниятебезнең аерылгысыз өлешенә әверелде. Безнең шәһәр күпмилләтле һәм монда кешеләр тату яши. Халык бәйрәмнәре вакытында һәрвакыт кунакчыллык, тынычлык һәм үзара хөрмәт атмосферасы урнаша. Хәзерге җәмгыятьтә шулай булырга тиеш тә. Сабантуйның барлык катнашучыларының һәм кунакларының җырлар, биюләр һәм ярышларның матурлыгыннан кабат уңай тәэсирләр алуларын теләп калам, – диде үз чыгышында Олег Дейнек.

Рәсми өлештән соң сәхнәдә шәһәрнең иҗат коллективлары катнашында концерт башланды. Балалар өчен төрле шаян ярышлар – көянтә белән йөгерү, аркан тарту, эстафета оештырылды. Халык капчык бәрешү, кул көрәше һәм гер күтәрүдә ярыша алды.

Спортчылар келәмдә абсолют батыр исеме өчен көч сынашты. Көрәш нәтиҗәләре буенча өченче урын Динис Кунафинга, икенче урын Альберт Рәхмәтуллинга бирелде, ә иң көчле көрәшче исемен һәм төп призны Ришат Фәйзуллин алды, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100