news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мегион татары Шанхайда татар милләтен тәкъдим иткән

Мәдәни фестиваль "Бер тасма - бер юл" халыкара форум кысаларында узган.

Мегион татары Шанхайда татар милләтен тәкъдим иткән
Сургут Татар милли-мәдәни автоноясе
(Казан, 6 май, "Татар-информ"). Мегион шәһәрендә туып үсеп, Шанхай университетында белем алучы Рәсим Кыямов "Бер тасма - бер юл" халыкара форумында татар милләтен тәкъдим иткән. Бу хакта Сургут Татар милли-мәдәни автономиясе хәбәр итә. 
 
"Фестиваль кысаларында Шанхай сәясәт һәм хокук университетында халыкара мәдәни фестиваль узды. Безнең университетта укучы 50 дән артык ил студенты әлеге мәдәни фестивальнең күпкырлылыгын һәм байлыгын күрсәтте", - ди Рәсим Кымов. 
 
Төрле илләрдән килгән студентлар үзләренең милли костюмнарын, милли ризыкларын тәкъдим иткән. Россия данын 7 студент яклаган, шуларның 3се татар булган. 
 
Алар татар милли баш киемнәрен: түбәтәйләрне, калфакларны күрсәткән, өчпочмак, кыстыбый пешергән. Рус халкын тәкъдим итүчеләр шулай ук рус милли ашларын әзерләгән. 
 
"Без илебезнең бердәм булуын, халыкларның һәм мәдәниятләрнең дуслыгын күрсәттек. Командабыз - дус. Уртак бурычны үтәүдә һәркайсыбыз көч куйды", - ди Шанхайда белем алучы милләттәшебез. 
 
Форумда Россия Президенты Владимир Путин да катнашкан иде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100