news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мегион татарлары Сургутта кунакта булган

Мегион татарлары Сургутта кунакта булган
Фото: https://vk.com/tatar_surguttat, Сургут татарлары милли-мәдәни мохтарияте

Мегион шәһәре «Болгар» иҗтимагый татар-башкорт җәмгыяте активлары Сургут районы «Акъяр» бистәсендә милләтара фестивальдә катнашкан.

Алар гореф-гадәтләргә нигезләнеп сәхнәләштерелгән «Туй йоласы»н тәкъдим иткән.

«Ару-талу белмәгән, халык өчен янып йөргән милләттәшләребезгә чын күңелдән зур рәхмәтләр әйтеп, эшчәнлекләрендә киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз ! Афәрин, милләттәшләр!» диелә Сургут татарларының ВКонтатктедагы сәхифәсендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot