news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Мегаполиста тарихи, мәдәни һәйкәлләрне саклау зонасы эшен оештыруда Казан өлге булачак
Казанның архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе архитектура, мәдәни мирас һәйкәлләрен саклау бүлеге башлыгы Ольга Авксентьева яңа проект белән таныштырды
Скопировать ссылку
(Казан, 15 апрель, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казан Кремлендагы ”Манеж” күргәзмә залында “Россиядә ЮНЕСКО объектлары һәм милли мирасны саклауда аларның роле” темасына “түгәрәк өстәл” эшендә чыгыш ясаган Казан шәһәре Башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсенең архитектура һәм мәдәни мирас һәйкәлләрен саклау бүлеге башлыгы Ольга Авксентьева яңа проект белән таныштырды.
Әлеге проект федераль әһәмияттәге “Казан Кремле ансамбле”н тарихи һәм мәдәни һәйкәле буларак саклау зонасына кагыла. Кремль саклаулыгы зоналары чикләрен билгеләүдә ландшафт-күз күреме анализы, Казан Кремле күренеше 6 чакрым ераклыктагы 8 манзараи ноктадан каралуы, элек ЮНЕСКО исемлегенә кертелү заявкасында каралган территорияләр, “буфер зона” рәвешендә Идел һәм Казансу елгалары яры нигез итеп алынган.
Мәдәни мирасны саклау өлкәсендәге законнарның үтәлеше күзәтчелеге буенча федераль хезмәт, РФ һәм ТР Мәдәният министрлыкларының әйдәп баручы белгечләре, мирас буенча Нидерланд дәүләт агентлыгы белән Халыкара тотрыклы үсеш һәм эчке эшмәкәрлек институты вәкилләре, Россия музей-тыюлыклары директорлары, ИКОМОС Россия милли комитеты җитәкчеләре, тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне, истәлекле урыннарны саклау буенча халыкара экспертлар катнашындагы утырышта Мәдәни мирасны саклау өлкәсендәге законнарның үтәлеше күзәтчелеге буенча федераль хезмәт җитәкчесе Александр Кибовский әлеге проектны киләсе 20-30 елда Казан үзәгенең язмышына турыдан-туры йогынты ясаячак документ дип атады. Аның сүзләренчә, биналарның биеклеге катлар (этаж) буенча түгел, ә манзараи ноктадан билгеләнүе бу очракта дөрес гамәл, чөнки кат биеклеге буенча төрлелек бар. А.Кибовский, шушы алымны һәм, гомумән, мегаполиста тарихи, мәдәни һәйкәлләрне саклау зонасы эшен оештыруда Россиядәге башка зур шәһәрләр өчен Казан тәҗрибәсе өлге булачак, дип басым ясап әйтте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot