news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"МегаФон", МТС, "ВымпелКом" эчке роумингта кергән шалтыратуларга түләүне гамәлдән чыгара

Әлеге карарны кабул итүгә Монополиягә каршы федераль хезмәт йогынты ясаган.

(Казан, 7 август, "Татар-информ"). "ВымпелКом", "МегаФон" һәм МТС кәрәзле элемтә операторлары якын көннәрдә эчке роумингта керүче шалтыратулар өчен түләүне гамәлдән чыгарачак. Әлеге карар Монополиягә каршы федераль хезмәт басымы астында кабул ителә. Бу хакта "ВымпелКом" кәрәзле элемтә операторына якын торган чыганакка сылтама белән РБК хәбәр итә.

2017 елның июлендә Монополиягә каршы федераль хезмәт МТС, "МегаФон", "ВымпелКом" һәм "Т2 РТК Холдинг" (Tele2 бренды) кәрәзле элемтә операторларына Россия буйлап сәяхәт иткәндә түләнә торган, бернигә дә нигезләнмәгән югары тарифларны үзгәртергә кушкан иде. Федераль хезмәттә операторларның мондый тариф сәясәте "Көндәшлекне яклау турында"гы законны боза, дип тапканнар. МТС, "МегаФон" һәм "ВымпелКом" эчке роумингта үз тарифларын үзгәртте. Монополиягә каршы федераль хезмәтне яңа бәяләр канәгатьләндермәде һәм быелның мартында ведомство әлеге компанияләргә каршы эш кузгатты.

Шунысы да билгеле: "ВымпелКом" абунәчеләре өчен үзгәрешләр 20 августтан үз көченә керә. "МегаФон" кулланучылары өчен күчеш чоры – сентябрь уртасына кадәр. МТС кәрәзле элемтә операторы эчке роумингны якын көннәрдә гамәлдән чыгарырга вәгъдә итә. "Т2 РТК Холдингның" (Tele2) күпчелек тарифларында ул инде гамәлдән чыгарылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100