news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Мега Химки» сәүдә-күңел ачу үзәгендәге янгында бер кеше үлгән

Мәскәү өлкәсенең «Мега Химки» сәүдә-күңел ачу үзәгендә чыккан янгында, ким дигәндә, бер кеше һәлак булган. Бу хакта РИА Новости ашыгыч хезмәт вәкилләренә сылтама белән хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, янгын бүген иртәнге алтылар тирәсендә OBI төзелеш гипермаркетында чыкты. Ут бик тиз арада 7 мең квадрат метрдан күбрәк мәйданга җәелде. Кибетнең түбәсе ишелеп төшкән.

Эретеп ябыштыру эшләрен башкарганда куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу янгынның төп сәбәбе буларак карала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100