news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Мега» сәүдә үзәгендә «Чаян» карикатуралары күргәзмәсе ачыла

Күргәзмәдә журналның баш рәссамы Александр Алешин эшләре тәкъдим ителә.

«Мега» сәүдә үзәгендә «Чаян» карикатуралары күргәзмәсе ачыла
Владимир Васильев

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). «Мега» сәүдә үзәгендә «Чаян» журналының карикатуралары күргәзмәсе ачыла. Күргәзмәдә «Чаян»ның баш рәссамы Александр Алешин эшләре тәкъдим ителә.

Аларны авторның кабатланмас стиле, рәсем һәм төс культурасы, күтәрелгән темаларның кискенлеге һәм карикатураны сынлы сәнгатьнең башка төрләреннән аерып торган юмор берләштерә. Эшләрнең барысы да төрле вакытта «Чаян» журналында басылып чыккан

А.Алешин «Чаян»ны үз гомеренең төп эше дип саный, анда штатта һәм штаттан тыш 35 ел дәвамында эшли һәм баш рәссам вазифасына кадәр үсә. Александр Николаевич чит ил карикатуралары конкурсларында күп катнашкан. Ул — Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100