news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Мега” сәүдә үзәгендә бишенче тапкыр күкрәк бизе яман шеш авыруына каршы акция узды

Табиблар шундый тикшерүләр вакытында сөт бизендәге яман шешнең 30га якын очрагын ачыклаган.

“Мега” сәүдә үзәгендә бишенче тапкыр күкрәк бизе яман шеш авыруына каршы  акция узды
Александр Эшкинин

(Казан, 9 июнь, “Татар-информ”). Бүген Казанның “Мега сәүдә үзәгендә 600гә якын хатын-кыз бушлай маммолог консультациясе алды.

“Казан күкрәк рагына каршы” акциясен Республика клиник онкология диспансеры, шәһәрнең 7нче клиник хастаханәсе, Womаn To Womаn фонды һәм төрле шәхси клиника табиблары үткәрде.

Табиблар әйтүенчә, сөт бизендәге яман шеш хатын-кызларда онкология авырулары арасында беренче урында тора. Казанда 4 ел акция үткәрү нәтиҗәсендә 3 мең 200дән артык хатын-кыз бушлай тикшеренгән. Табиблар шундый тикшерүләр вакытында сөт бизе рагының 30га якын очрагын ачыклаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot