Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Мега” сәүдә үзәге янындагы паркта көнкүреш вагонына ут капкан
Янгын ”Күңел ачулар утравы” паркы территориясендә чыккан.
(Казан, 7 июль, “Татар-информ”). Казанда “Мега” сәүдә үзәге янындагы аттракционнар паркындагы көнкүреш вагонына ут капкан. Бу хакта Татарстан эчке эшләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

“Бүген иртән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына “Күңел ачулар утравы” паркында көнкүреш вагоны яну турында хәбәр килде. Янгынны сүндерү өчен №6 янгын сүндерү-коткару бүлеге янгын сүндерүчеләре барды”, - диделәр министрлыкта.

25 квадрат метр мәйдандагы янгынны 15 минут эчендә сүндергәннәр. Янгында беркем дә зыян күрмәгән. Хәзерге вакытта белгечләр ут кабуның сәбәпләрен ачыклый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз