news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Медведев җылылык һәм су белән тәэмин итүдә инвестицияләрне арттыру карарын имзалады

Документта җылылык һәм су белән тәэмин итү объектларына карата төзелгән концессион килешүләрдәге үзгәрешләр фаразлана.

(Казан, 18 апрель, “Татар-информ”). Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев җылылык һәм су белән тәэмин итү объектларына карата төзелгән концессион килешүләрдә тарифларны көйләү тәртибе үзгәреше турындагы документка кул куйды. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Әлеге үзгәрешләр "җылылык һәм су белән тәэмин итүдә инвестицияләрне арттыруга" һәм "әлеге килешүләрнең ачык булуын арттыруга юнәлдерелгән", дип билгеләп үтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot