news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Медведев: Ясле төркемнәре булдыруга каралган акчаны нәтиҗәле сарыф итү кирәк

Узган елдан башлап 2021 ел азагына кадәр Россиядә яслеләр булдыруга 157,5 млрд сум акча каралган.

(Казан, 2 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев балалар бакчаларында ясле төркемнәре булдыруга каралган акчаны нәтиҗәле кулланырга өндәде. “Акчаны мөмкин кадәр нәтиҗәле сарыф итү кирәк”, – диде ул бүген Мәскәү өлкәсе Красногорск шәһәрендә IT көллияттә видеоконференция режимында уздырган киңәшмәдә.

Ул, узган елдан башлап 2021 ел азагына кадәр яслеләр булдыруга 157,5 млрд сум акча бүлеп бирелгәнен әйтте. Моның хисабына өч яшькә кадәр балаларга өстәмә 235 мең урын булдыру ниятләнә. Медведев ата-аналар өч яше дә тулмаган баласын бакчага бирә алачагын искәртте. “2021 елга моңа бөтен илдә ирешергә кирәк. Бюджетта бу максатларга акча каралган”, - диде.

Аның сүзләренчә, 20 меңгә якын урын инде барлыкка килгән. “Бу шактый саллы акчалар. Чагыштыру өчен, 2013-2015 елларда өч яшьтән җиде яшькә кадәр балалар өчен урыннар булдыру белән шөгыльләнгәндә 130 млрд сум акча юнәлдерелгән иде. Акчаны мөмкин кадәр нәтиҗәле сарыф итү кирәк”, - диде Дмитрий Медведев.

Хөкүмәт башлыгы соңгы елларда балалар бакчаларында чиратны бетерү буенча күләмле эш башкарылганын искәртте.

“1 миллионнан артык урын булдырылган. 75 төбәктә бу тема тулысынча хәл ителде. Кайбер төбәкләр калыша, аеруча авыр хәлдәге төбәкләр бар, ләкин без моның белән шөгыльләнәбез. Аларга бу юнәлештә эшне тизләтү кирәк. Өстәвенә, без хәзер без ясле төркемнәрен булдыру проектына тотындык”, - диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100