news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Медведев тормыш иптәше белән бергә Россия Президентын сайлауда тавыш биргән

Россия Иминлек советы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев Россия Президентын сайлауда тавыш биргән. Яшьләр йортына сайлау участогына аның белән бергә тормыш иптәше Светлана Медведева килде, дип хәбәр итә ТАСС.

«Бүген тавыш бирүнең беренче көне. Без беренчеләрдән булып килдек тә. Светлана Владимировнаның бүген хәтта туган көне, шулай булса да без тиешле урында», – дигән сәясәтче.

Сүзен йомгаклап, ул барлык россиялеләрне сайлауда катнашырга өндәгән.

  • Сигезенче тапкыр РФ Президентын сайлаулар 15, 16 һәм 17 мартта уза. Сайлауларга дүрт кандидат: Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм гамәлдәге дәүләт башлыгы Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак) кертелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot