news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Медведев Татарстанда ясле төзелеше темпларын канәгатьләнерлек дип бәяләде

2019 елда Россиядә яследә 25 мең урын булдырылган. Бу быелга планлаштырылганның өчтән береннән кимрәк, диде Россия Премьер-министры.

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Татарстанда, Воронеж, Вологда, Рязань һәм Белгород өлкәләрендә яслеләр төзү темпларын канәгатьләнерлек дип атады, әмма кайбер башка төбәкләрне тәнкыйтьләде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

2019 елда яследә 25 мең урын булдырылган. Бу быелга планлаштырылган күләмнең өчтән береннән кимрәк, диде Россия Премьер-министры. «Бездә төзелеш башланмаган төбәкләр дә бар, ни өчен һәм нәрсә эшләргә икәнлеген ачыкларга кирәк», — диде Премьер-министр Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар буенча совет президиумы утырышы барышында.

  • «Татар-информ» элек Казанның Совет районында 146нчы «Арлекин» балалар бакчасының икенче корпусы ачылуын хәбәр иткән иде, анда 50 урынга ясле урнаштырылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100