news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Медведев Татарстанда Россия автомобиль җитештерүчеләре белән әлеге базарга ярдәм чаралары хакында фикерләшә

РФ Премьер-министры катнашында "Форд Соллерс-Чаллы" ЯАҖ мәйданчыгында "Ford EcoSport" серияле автомобильләр җитештерелә башлый

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев Чаллыда Россия автомобиль базарына ярдәм чаралары турында киңәшмә уздыра, дип белдерә ТАСС.

Киңәшмәдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Аркадий Дворкович, РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, РФ эчке эшләр министры Владимир Колокольцев, РФ транспорт министры Максим Соколов, министрлык һәм ведомство вәкилләре, шулай профильле предприятие җитәкчеләре дә катнаша.

Дмитрий Медведев катнашында "Форд Соллерс-Чаллы" ЯАҖ уртак мәйданчыгында "Ford EcoSport" серияле автомобильләр җитештерелә башлый. Медведев Түбән Камада "ТАНЕКО" нефть эшкәртү комплексын карар дип көтелә.

Россия автомобиль базары 2012 ел азагыннан бирле тискәре динамика күрсәтә. Шул ук вакытта агымдагы елның март аенда катлаулы геосәяси вазгыять, тагын рубль девальвациясе шартларында товар сату кимү тагын да тизләнде. РФда быел 10 айда җиңел һәм җиңел коммерция автомобильләрен сату, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 12,7 процентка кимегән һәм 1,99 миллион берәмлек тәшкил иткән, октябрь аенда кимү 9,9 процент булган - 211,4 мең машинага кадәр. Җәйге айларда автомобиль сату 26 процентка кимрәк булган. 

10 айда йөк автомобильләрен сату 18,7 процентка - 73,05 машинага кадәр кимегән. Октябрь аенда кимү 26,7 процент - 7,281 мең машинага кадәр тәшкил иткән.

1 сентябрьдән башлап 2014 ел ахырына кадәр, автомобиль базарына ярдәм йөзеннән, Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы утильләштерү программасын тормышка ашыра. Аңа 10 миллиард сум күләмендә финанслау каралган. Программа кысаларында төрле класстагы 170 меңнән артык автомобиль сату ниятләнә, бер машина өчен компенсация күләме 40 меңнән (җиңел автомобиль) алып 350 мең сумга кадәр (йөк машинасы) тәшкил итә.

2013 елда министрлык автомобиль кредитларын субсидияләү программасын эшләтте, ул чакта бу тискәре динамиканы тоткарларга булышты, әмма автомобиль базары артуга китермәде.

РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы фикеренчә, рубль девальвациясе Россия автомобиль базары үсеше өчен җитди куркыныч тудыра. Элегрәк ведомство башлыгы Денис Мантуров белдергәнчә, министрлык автомобиль җитештерүчеләр белән бергә 2015 елга автомобиль сәнәгатенә ихтимал ярдәм чараларын, шул исәптән утильләштерү программасын, киләсе елда да озайту мөмкинлеген өйрәнә.  

news_right_1
news_right_2
news_bot