news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Медведев социаль пенсияләрне индексацияләү турында карар имзалады

Индексация дүрт миллионлап пенсионерга юлланачак.

(Казан, 22 март, “Татар-информ”). Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев 1 апрельдән социаль пенсияләрне индексацияләү турында карар имзалады. Бу хакта RT Россия Хөкүмәте матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Индексация коэффициенты 1,029ны тәшкил итә. Индексация дүрт миллионлап пенсионерга кагылачак. Шуларның 3,1 млны социаль пенсия ала.

Алдан “Татар-информ” социаль пенсияләрне индексацияләүгә бюджеттан 10 млрд сумлап акча бүленәчәк дип хәбәр иткән иде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot