news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Медведев сишәмбе көнен илкүләм матәм көне дип игълан итте

Соңгы мәгълүматларга караганда, теплоходта 208 кеше булган

(Казан, 11 июль, «Татар-информ»). Президент Дмитрий Медведев сишәмбе көнен, 12 июльне “Булгария” фаҗигасе белән бәйле рәвештә, илкүләм матәм көне дип игълан итте. Бу хакта Газета.Ru хәбәр итә.
“Иртәгә - илкүләм матәм көне”, - диде Медведев Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министры белән очрашуда.
“Исәннәрне табуга өмет калмауга карамастан, барлык эзләү эшләре ахырына кадәр үткәрелергә тиеш. Судно язмышына килгәндә, бату сәбәбен ачыклау өчен теплоходны судан күтәрү турындагы карар дөрес дип саныйм”, - диде Медведев.
Киәшмәдә Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министры Сергей Шойгу, транспорт министры Игорь Левитин, сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министры Татьяна Голикова, генераль прокурор Юрий Чайка һәм президент администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Владислав Сурков катнашты.
Соңгы мәгълүматларга караганда, теплоходта 208 кеше булган, дип белдерде Сергей Шойгу. Элек Гражданнар оборонасы эшләре министрлыгы пассажирлар саны 196 яки 199 тәшкил итә дип белдергән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100