news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Медведев “Рубин” тренерын Дуслык ордены белән бүләкләде

"Рубин" командасының баш тренере физкультура һәм спорт өлкәсен үстерүгә өлеш керткән һәм күпьеллык фидакарь хезмәте өчен югары дәрәҗәдәге бүләккә лаек

  (Казан, 24 апрель, «Татар-информ»). Россия Президенты Дмитрий Медведев Указы нигезендә Казанның “Рубин” футбол клубы вице-президенты - баш тренеры Корбан Бердыев Дуслык ордены белән бүләкләнде. Бу хакта рәсми интернет-порталда белдерелә.
Ике тапкыр Россия чемпионы булган команданың тренере физкультура һәм спорт өлкәсен үстерүгә өлеш керткән һәм күпьеллык фидакарь хезмәте өчен югары дәрәҗәдәге бүләккә лаек булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot