news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Медведев Россиянең иң яхшы укытучыларына премия бирү буенча бәйге кагыйдәләрен раслады

Бәйгедә педагогик эшчәнлек стажы өч елдан да ким булмаган укытучылар катнаша ала.

(Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев иң яхшы укытучыларга премияләр бирү буенча конкурс үткәрү кагыйдәләрен раслый торган карарга кул куйды. Бу хакта РИА Новости агентлыгы РФ Хөкүмәте матбугат хезмәтенә сылтама ясап хәбәр итә.

«Иң яхшы укытучыларга премияләр бирү буенча конкурс үткәрү, шулай ук премия бирү кагыйдәләре һәм аларны түләүнең тәртибе расланды. Бәйгедә педагогик эшчәнлек стажы өч елдан да ким булмаган, башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы оешмаларның укытучылары катнаша ала», - диелә хәбәрдә.

Мөгаллимнәрне конкурста катнашуга белем бирү оешмасының коллегиаль идарә органы тәкъдим итәчәк.

Бәйге катнашучыларның рейтингы нигезендә була. Конкурс җиңүчеләрне билгеләү процедурасы өчен җавап бирүче комиссия оештырылачак төбәкләрдә үткәрелер дип көтелә.

Педагогик эшчәнлектәге казанышлары өчен иң яхшы укытучыларга бирелә торган премияләргә салым салынмаячак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100