news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Медведев Россиядә мобилизация уздыру буенча бернинди план да юк дип белдерде

Медведев Россиядә мобилизация уздыру буенча бернинди план да юк дип белдерде
Фото: © «Татар-информ»

Россиядә мобилизация уздыру буенча бернинди план да юк, дип белдерде, яңа медиа фестивалендә катнашучылар алдында чыгыш ясаганда, РФ Куркынычсызлык Советы Рәисе урынбасары Дмитрий Медведев. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, Россия гаскәрләренә хәрби хезмәткәрләр җитәрлек. Алар, патриотик карашларга таянып, үзләре контрактлар төзеп киләләр.

«Безнең илдә бернинди мобилизация планнары юк. Безгә контрактка кул куеп сугышкан, үз патриотик карашларыннан чыгып, моны ирекле рәвештә эшләүче егетләребез дә җитә. Геройлар кебек сугышалар, ләкин моны аңлы рәвештә эшлиләр», - диде Медведев.

news_right_1
news_right_2
news_bot