news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Медведев: Россиядә махсус операциядә җиңү хөрмәтенә яңа бәйрәм барлыкка килергә мөмкин

Киләчәктә Россиядә махсус хәрби операциядә җиңүгә багышланган яңа дәүләт бәйрәме гамәлгә куелырга мөмкин. ТАСС агентлыгы хәбәр иткәнчә, РФ Иминлек советы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев «Белем. Беренчеләр» марафонында ясаган чыгышында шулай дип белдерде.

Медведев сүзләренчә, мондый вакыйга махсус хәрби операциядә катнашучы Россия хәрбиләренең батырлыгын мәңгеләштерүдә мөһим адым булачак. Ул искәртеп үткәнчә, теләсә кайсы истәлекле датага, бигрәк тә илне саклаучыларга хөрмәт һәм игътибар белән карарга кирәк.

«Без теләсә кайсы бәйрәмгә һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы кешеләргә, хәрбиләргә сак карарга тиеш. Мин моны шуның өчен әйтәм: хәзерге хәрби вакыйгаларга багышланган бәйрәм барлыкка киләчәк көнгә ерак калмады. Мин ул көннең киләчәгенә ышанам. Һәм моның илебез өчен әһәмияте зур булачак», - дип искәртте Медведев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100