news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Медведев Президентның май указларын гамәлгә кертүне дәвам итәргә вәгъдә бирә

Аңа кадәр Алексей Кудрин бюджетта эшләүчеләрнең хезмәт хакларын күтәрүне 2020 елга кадәр кичектереп торырга тәкъдим иткән иде.

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). РФ хөкүмәте хәзерге шартларда экстраординар чаралар кабул итмәячәк, уйлап эшләнелә торган консерватив курс тотачак, дип белдерде Россия министрлар кабинеты башлыгы Дмитрий Медведев, дип хәбәр итә INTERFAX.RU.

"Бернинди гадәти булмаган, экстраординар чаралар кабул итүне планлаштырмыйбыз. Шуның белән бергә, нормаль бюджетны тәэмин итү һәм социаль йөкләмәләрне башкару өчен консолидацион чаралар үткәрергә тиешбез, ", - дигән Медведев Беренче каналның "Воскресное время" программасына биргән интервьюсында.

Ул хәзерге хәлдә "теләсә нинди үзгәрешләр һәм үзгәртеп корулар кешеләрнең яшәү дәрәҗәсеннән һәм социаль торышларына бәйле булырга тиеш", дип белдергән.

"Башка сүзләр белән әйткәндә, без уйлап эшләнелә торган консерватив курска нигезләнеп, сайлауга кадәр кабул ителгән карарларны башкарачакбыз, май указларын тормышка ашыру буенча эшлибез, хөкүмәт программасын һәм шулай ук сайлау кампаниясе барышында күрсәтелгән эшләрне башкарачакбыз", - дигән Медведев.

Элегрәк стратегик эшләнмәләр Үзәге советы (ЦСР) башлыгы, РФ президентының Икътисад советы җитәкчесе урынбасары Алексей Кудрин Сочида Сбербанкның эшлекле иртәсендә Россия президентының "май указлары"ның бюджетта эшләүчеләрнең хезмәт хакларын күтәрү өлешендә вакытны сузарга була, дип белдергән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100